Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 март 2021, 11:00

Аның белән горурланабыз

Аның белән горурланабыз

Светлана Галләмова турында Леонид Гайдайның билгеле комедиясендәге кебек «Студент, уку алдынгысы, чибәркәй» дип әйтеп була. Ул безнең колледжның горурлыгы да. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бу ягымлы, мөлаем кыз турында җентеклерәк сөйлисем килә.

Благовар районының Күчәрбай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Светлана алдында берничә урта махсус уку йортының ишекләре ачыла. Ләкин ул Даян Мурзин исемендәге Кушнаренко күппрофильле һөнәри колледжына өстенлек бирә. Бүген «Башлангыч сыйныфларда укыту» белгечлеге буенча өченче курста белем ала.

Лекцияләр тыңлау, дәүләт имтиханнарына әзерләнү, чыгарылыш квалификация эшләре язу һәм башкалар... Уңышлы укуларын җәмәгать эшләре белән бәйләп, иҗат белән җитди шөгыльләнгән, төрле конкурс-фестивальләрдә уку йорты данын лаеклы яклаган егетләр һәм кызларыбыз да байтак.

Светлана Галләмова онлайн фортматта үткән «Ана теле – 2021» Бөтенроссия студентлар һәнәри осталык конкурсында катнашты. Бәйгенең беренче этабында ул үзе, мавыгулары, гаиләсе, киләчәккә планнары турында сөйләде. Икенче этапта катнашучылар иҗади сәләтләрен күрсәтте. Безнең талибәбез Ф. Яруллинның «Рәҗетмәгез» шигырен укыды һәм яраткан музыка коралы – кубызда уйнады. Өченче этапта татар теле һәм әдәбияты буенча онлайн-дәрес үткәрергә кирәк иде. Светлана 1нче урта мәктәпнең 4 «б» сыйныфында бик матур дәрес бирде.

Барлык сынаулар йомгаклары буенча ул икенче урын алды.

– Конкурс атнасы бик катлаулы, дулкынландыргыч, шул ук вакытта чагу һәм онытылмаслык булды. Ныклыкка чын-чыннан сынау үттем. Башкаларны да куркып тормаска, төрле бәйгеләрдә актив катнашырга чакырам. Зур ярдәме өчен җитәкчем Эльмира Усман кызы Хәлиуллинага ихлас рәхмәт белдерәм, – диде булачак укытучы.

Айгөл ИСХАКОВА, укытучы.

Читайте нас: