Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 февраль 2021, 17:02

Туган ягыңны гөл ит!

Туган ягыңны гөл ит!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Атайсал” проектына старт бирүгә багышланган эш киңәшмәсе үткәрде. Республикада шәһәр һәм авыллардан чыккан уңышлы шәхесләрнең үзләренең кече туган ягына һәм якташларына ярдәм күрсәтү системасы эшләнә.

Исегездә булса, мондый проект булдыру идеясе белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елның ноябрь аенда ук чыгыш ясаган иде инде. Үзенең туган ягы – Ишембай районының Сәйран авылына эш сәфәре белән баргач булды бу. Соңрак Хәбиров журналистларга якташларының туган якларына ярдәмен күрсәтүгә багышланган җәмәгать программасын эшләтеп җибәрергә җыенуын белдерде.

-Бездә кечкенә авыл яки шәһәрләрдән чыккан бик күп уңышлы кешеләр бар. Әгәр аларның һәркайсы үзенең туган ягына өстәмә рәвештә ярдәм күрсәтсә, бу урыннардагы тормышны сизелерлек үзгәртәчәк,- диде Башлык.- Беләм, күп эшкуарлар һәм бай кешеләр болай да ярдәм күрсәтәләр, ләкин без бу эшне системага салырга телибез. Менә шул максат белән “Атайсал” проектын эшләтеп җибәрәбез. Бу һич тә дәүләт хәл итәргә тиешле проблемаларны кешеләр җилкәсенә салу түгел, бу – болай да күңел кушуы буенча туган авылына, шәһәренә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, спорт секцияләренә ярдәм итүче кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга омтылу.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев әйтүенчә, БР дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгы ярдәме белән проектның рәсми сайты эшләнгән. 1 мартка кадәр ул тест режимында эшли. Теләгән һәркем анда кереп, кирәкле җирлекне сайлап, үзенең туган ягына күрсәтергә теләгән ярдәм төрен белдерә яки билгеле бер проектны тормышка ашыруны тәкъдим итә ала. Бу, мәсәлән, футбол яки спорт мәйданы төзү, җәмәгать урыннарын, чишмәне яки зиратны төзекләндерү эшләре була ала.

Урал Килсенбаев көзен “Атайсал” проекты кысаларында “Якташлык көче – Сила землячества” дип аталган зур форум үткәрергә тәкъдим итте. Анда катнашуга актив меценатлар чакырылачак.

Читайте нас: