Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 февраль 2021, 13:00

Төбәк операторларына бер шикаять тә булмаска тиеш

Төбәк операторларына бер шикаять тә булмаска тиеш

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә каты коммуналь калдыклар өлкәсендәге проблемаларны хәл итү буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә видеоконференция рәвешендә үтте.

Анда Премьер-министр урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев та катнашты.

Беренче сорау төбәк опреаторларына кагыла иде. БР Экология министрлыгы көн саен төбәк операторларының эшчәнлегенә мониторинг алып бара. «Дюртюлимелиоводстрой» оешмасының эшчәнлегенә аерым тукталып үттеләр.
Шулай ук, “ТКО-Башкортстан” автоматлаштырылган системаны дәүләт мәгълүмат системкасы статусына күчерү турында да сөйләштеләр.
13 февральдән 19 февральга кадәр “Инцидент” системасына 60 мөрәҗәгать килгән. 5-12 февраль белән чагыштырганда, шикаятьләр 47гә арткан.

Андрей Назаров карары белән бүген Уфа шәһәрендә рейдлар үткәрелгән. Шундый ук тикшерүләр районнарда да оештырылачак һәм даими булачак.Төбәк операторларының эшчәнлеген каты контрольга алачакбыз, - диде Премьер-министр. – Бу хакларның артуы белән бәйле: дүрт төбәк операторының өчесе хакны арттырырга рөхсәт алды. Бу уңайдан аларга бернинди дә шикаять булмаска тиеш.
Чыганак: pravitelstvorb.ru

Читайте нас: