Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 февраль 2021, 12:56

Балалы гаиләләрне кайгыртыйк!

Балалы гаиләләрне кайгыртыйк!#ВладимирПутин

Русиядә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека ставкалары киметелергә мөмкин.

Сер түгел, фатир сатып алучы, йорт төзүче гаиләләрнең күбесе кредит ала. Шуңа бәйле рәвештә Президент Владимир Путин Хөкүмәткә һәм Үзәк банкка 2021-24 елларда ташламалы ипотека программаларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Бу хакта мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы, шулай ук, ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен ипотека ставкасын киметү мәсьәләсен карауны йөкләтте.

Хөкүмәт һәм Үзәк банк тәкъдимнәрен 31 мартка кадәр кертергә тиеш.
Читайте нас: