Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 февраль 2021, 17:04

Минем өчен чын үрнәк

Һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш! Минем өчен чын үрнәкКөчле һәм кыю ирләребезнең бәйрәмен билгеләүгә бер айдан азрак вакыт калып бара.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без «Мин – Ватан сакчысы!» фотосурәтләр акциясен игълан итәргә булдык. Биредә изге бурычларын бүген үтәүче һәм үтәп кайтучылар, булачак сакчыларыбыз да катнаша ала. Ерак тарихны чагылдырган аклы-каралы фотолар булса да бик яхшы булыр.

Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.

Фотосурәтләр 20 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Алар барысы даhttps://avangard.rbsmi.ru/адресы буенча гәзитебезнең электрон вариантына куелачак. Март башында язма басмабызда да чагылыш табачак.
Фотосурәт һәм кыскача мәгълүматны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллый аласыз.
* * *

«Минем әтием Салават Равил улы Әхмәтов 1977 елның 22 августында Сәет авылында туа. Армия сафларына чакырылганчы белгечлек алып өлгерә. Хәрби хезмәт юлын Мәскәү өлкәсендә үтә. Изге бурычын үтәп, 1997 елда хезмәтен тутырып кайтканнан соң әтием туган авылында төпләнә. Әтиемнән һәрвакыт үрнәк алам һәм аның белән бик нык горурланам».

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19.

Читайте нас: