Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 февраль 2021, 16:58

Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән

Һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш! Ерак Көнчыгышта хезмәт иткәнКөчле һәм кыю ирләребезнең бәйрәмен билгеләүгә бер айдан азрак вакыт калып бара.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без «Мин – Ватан сакчысы!» фотосурәтләр акциясен игълан итәргә булдык. Биредә изге бурычларын бүген үтәүче һәм үтәп кайтучылар, булачак сакчыларыбыз да катнаша ала. Ерак тарихны чагылдырган аклы-каралы фотолар булса да бик яхшы булыр.

Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.
Фотосурәтләр 20 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Алар барысы даhttps://avangard.rbsmi.ru/адресы буенча гәзитебезнең электрон вариантына куелачак. Март башында язма басмабызда да чагылыш табачак.
Фотосурәт һәм кыскача мәгълүматны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллый аласыз.
* * *

«Илшат Гәрәев 1977 елда Сәет авылында Динә һәм Флорид Гәрәевларның гаиләсендә баш бала булып дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Югары Яркәй һөнәрчелек училищесында белем ала. 1995 елның көзендә армия сафына алына. Мәскәү өлкәсендә, соңыннан Магнитогорск шәһәрендә махсус әзерлек үтү өчен хәрби частька билгеләнә. Алга таба Ерак Көнчыгышка юллана. Анда машиналар төзәтү буенча отделение командиры була. 1997 елда туган ягына әйләнеп кайта».

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19.

Читайте нас: