0 °С
Болытлы
Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.
«Кызым Луиза Гәрәева Илек урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы. Авылда, мәктәптә үткән чараларда актив катнаша. Интернет челтәрендәге конкурс һәм флеш-моблардан да читтә калмый. Буш вакытында бәйләм бәйләргә ярата, өй эшләрендә безгә ярдәм итә.
Улым Илвир Уфа шәһәренең 5нче санлы спорт интернет-мәктәбендә белем ала. Шашки, шахмат уеннарын үз итә, авылга кайткач, дуслары белән хоккей, футбол уйный».
* * *
Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19.