Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 февраль 2021, 18:08

Яңа закон балаларны яклаячак!

Яңа закон балаларны яклаячак!

Русия Федерациясе Дәүләт думасы билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыю хакында закон кабул итте.

Кичә Дәүләт думасы билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыючы законны кабул итте. Бу хакта хәбәр парламентның хокукый мәгълүматлар буенча рәсми порталында басылып чыкты да инде.
Яңалык 16 яшькә кадәр балаларга кагыла. Әлбәттә, алар җәмәгать транспортында өлкәннәр озатуыннан башка барса.
Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, балаларны үзләрен генә теләсә кайда транспорттан төшереп калдыру аларның сәламәтлеге һәм гомере өчен зур хәвеф тудыра.
Яңа үзгәрешләр автотранспорт һәм шәһәрләрнең җир өсте электр транспорты уставларына кертеләчәк.
Әлеге законны кабул итү көнүзәк мәсьәләгә әверелгән иде. Илебезнең төрле төбәкләрендә балаларны һәм үсмерләрне кесәсендә акчасы булмаганда, яки картасыннан түли алмаганда, кондукторлар җәмәгать транспортыннан төшереп калдырып, аларның төрле бәлаләрга юлыгу, өшеп, авыру очраклары бихисап булды. Тәүлекнең караңгы вакытында, салкын буран кочагында, шәһәрнең таныш булмаган почмагында баланы төшереп калдыру өчен эчеңдә җаның булмаска кирәк! Хәзер закон белән мондый мәрхәмәтсезлеккә чик куелды.
Шул ук вакытта баланың яшен белү өчен контролерлар аңардан шәхесен ачыклаучы документ сорарга хокуклы.


Фото: gazeta.ru

Читайте нас: