Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 февраль 2021, 14:44

Тормыш мәктәбе сынавын үткән

Һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш! Тормыш мәктәбе сынавын үткәнКөчле һәм кыю ирләребезнең бәйрәмен билгеләүгә бер айдан азрак вакыт калып бара.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан без «Мин – Ватан сакчысы!» фотосурәтләр акциясен игълан итәргә булдык. Биредә изге бурычларын бүген үтәүче һәм үтәп кайтучылар, булачак сакчыларыбыз да катнаша ала. Ерак тарихны чагылдырган аклы-каралы фотолар булса да бик яхшы булыр.
Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.
Фотосурәтләр 20 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Алар барысы даhttps://avangard.rbsmi.ru/адресы буенча гәзитебезнең электрон вариантына куелачак. Март башында язма басмабызда да чагылыш табачак.
Фотосурәт һәм кыскача мәгълүматны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллый аласыз.

* * *

«Армиядә хезмәт итү – һәр ир-ат тормышының мөһим чоры һәм ул кеше язмышын икегә – аңа кадәрге һәм аңардан соңга бүлә. Хезмәттән егетләр бөтенләй икенче кеше булып кайта. Армия кешенең холык-сыйфатларын чыныктыра.

Авылыбыз армия сафларында хезмәт иткән, өстәвенә интернациональ бурычын үтәгән уллары белән чын-чынлап горурлана ала. Роберт Гафур улы Сәлахетдинов – Әхмәтнең шундый асыл егетләренең берсе. Ул 1966 елның 31 декабрендә дөньяга килә. 1968 елда аның гаиләсе безнең авылга күченеп кайта. Биредә мәктәпне тәмамлагач, 1985 елның көзендә Совет Армиясе сафына алына. Ул Үзбәкстанга, әзерлек үтү буенча хәрби частька билгеләнә.

Укуын төгәлләгәннән соң, хезмәтен алга таба башкару өчен Әфганстан Республикасына парашют-десант полкына җибәрелә.

Якташыбыз биредә лаеклы хезмәт итә. 1987 елда демобилизацияләнә.

Роберт Салахетдинов «Сугышчан казанышлары өчен», «СССР Кораллы көчләренә 70 ел», «Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкы исеменнән», «Сугышчы-интернационалистка», «Сугышчан казанышлары өчен», «Ветеран-интернационалистка», «Әфган сугышы ветераны» медельләре белән бүләкләнгән.

Бүген авыл китапханәсенә килүче һәр үсмергә: «Армия – ул иң элек Ватанны саклау», – дип әйтәбез. Әлбәттә, аны саклау өчен тиешле күнекмәләр кирәк, ә боларны армия бирә. Кечкенә авылдашларыбыз да моның белән килешә һәм киләчәктә мотлак армиягә барам дип җаваплый. Роберт абыйлары моның өчен тере үрнәк.

Рузида ӘХМӘТҖАНОВА, китапханәче.

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19.
Читайте нас: