Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 февраль 2021, 16:37

ОРВИ эпидемиясе башланган

Башкортстанда кискен респиратор вируслы чирләр белән авыручылар саны ныклап күбәя башлаган.

Эпидемиологик бусага 21 процентка артып киткән, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның республика буенча идарәсеннән.

Елның бишенче атнасы нәтиҗәләре буенча, ОРВИ диагнозы 24483 кешегә куелган. Бу узган атна белән чагыштырганда 1,2 процентка күбрәк дигән сүз. Чирләүчеләрнең күбесе – өлкәннәр. Авыручыларның яртысын 17 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә.

Рәсми статистикада эш яшендәгеләрнең күп булмавы аңлашыла да: алар башлыча, табибларга мөрәҗәгать итеп тормый, чирне аяк өсте үткәрә. Шуңа чынбарлыкны күз алдына китерү өчен рәсми саннарга ихтимал булганын да кушарга кирәктер.

Шунысы тынычландыра: әлегә республикада грипп теркәлмәгән. Төбәктә респиратор вирусларның парагрипп, аденовирус, риновирус һәм метановирус дигән төрләре таралган.

Чыганак: ufa.aif.ru
Фото: inprotvino.ru
Читайте нас: