Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 февраль 2021, 12:11

Авариядә ике бала анасы үлгән

Республиканың Бакалы районында үлемечле авария булган.

Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы автоюлының 132нче километрында өч җиңел машина бәрелешкән.

Башкортстанның Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча, “Хендай Солярис” водителе дистанцияне бозган һәм бер юнәлештә баручы “Лада Гранта”га бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль каршы полосага чыгып очкан. Бу вакытта каршы полосадан “Дэу Матиз” килгән. Аның руле артында 25 яшьлек ханым булган.

Ике бала анасы урында ук җан биргән. Алты һәм өч яшьлек балаларны дәваханәгә алып киткәннәр.

“Балаларның хәле тотрыклы”, – дигән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына полиция капитаны Илмир Габдрахимов.

Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: БашДТП
Читайте нас: