Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 февраль 2021, 12:09

Тормыш иптәшем белән горурланам!

Һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш! Тормыш иптәшем белән горурланам!

Көчле һәм кыю ирләребезнең бәйрәмен билгеләүгә бер айдан азрак вакыт калып бара. Ватанны саклаучылар көне алдыннан без «Мин – Ватан сакчысы!» фотосурәтләр акциясен игълан итәргә булдык. Биредә изге бурычларын бүген үтәүче һәм үтәп кайтучылар, булачак сакчыларыбыз да катнаша ала. Ерак тарихны чагылдырган аклы-каралы фотолар булса да бик яхшы булыр.

Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.

Фотосурәтләр 20 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Алар барысы даhttps://avangard.rbsmi.ru/адресы буенча гәзитебезнең электрон вариантына куелачак. Март башында язма басмабызда да чагылыш табачак.
Фотосурәт һәм кыскача мәгълүматны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллый аласыз.

* * *

«Элек-электән хәрби хезмәт намус эше булып саналган. Ул бер үк вакытта фидакарьлек һәм батырлык мәктәбе дә. Хезмәтен тутырып кайтучыларга һәрвакыт хөрмәт һәм ихтирам белән караганнар. Безнең нәселебезнең ир-атлары барысы да армиядә булган. Яраткан тормыш иптәшем Ринат Ганиев та Мәчетле районы хәрби комиссариаты белән хезмәткә чакырылып, 1996-1997 елларда Ватан алдында бурычын үтәп кайтты. Шулай ук Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Бүген ул сак хезмәтендә эшли. Ирем белән горурланам һәм аңа алга таба да Ватанга хезмәт итеп яшәвен һәм тик саулык кына телим”.

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19.
Читайте нас: