Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 февраль 2021, 17:52

Силикон савыт заянлы түгелме?

Силикон савыт заянлы түгелме?

Мондый савыт-саба сатып алганда, өч билгесенә карагыз.

Соңгы вакытта кибетләрдә силиконнан ясалган савыт-саба күзгә күренеп артты. Ул зыянлы түгелме икән соң? Бу сорау күп кенә хуҗабикәләрне борчый.

Чынлыкта, силикон савыт-саба микродулкынлы мичтә дә, духовкада да, аэрогрильдә дә әзерләү өчен бик уңайлы. Мондый савытны суыткыч, хәтта туңдыргычка да куя аласыз. Ул үз формасын һәм физик сыйфатын минус 40тан алып плюс 230 градус чикләрдә саклый.

Кызганычка каршы, силиконнан ясалган барлык савыт-саба да сыйфатлы, барлык җитештерүчеләр дә хәвефсез һәм экологик чиста материаллардан ясый дигән сүз түгел. Шуңа да савыт-саба сатып алган вакытта өч факторга игътибар итәргә кирәк.

Беренчедән, сыйфатлы силикон эшләнмәләренең исе юк, диярлек.
Икенчедән, тыгызлыгын карагыз. Яхшы силикон савытның калынлыгы бөтен җирендә бертигез, юка урыннары булмый.
Өченчедән, сыйфатлы силикон савыт-саба очсыз булалмый. Артык түбән хактагы савытка кызыкмагыз.

Әлбәттә, иң яхшысы, мондый савыт-сабаны фирма кибетләреннән алырга.

Фото:privet-sovet.ru

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Silikon-savit-ziyanli-t-gelme-586700/

Читайте нас: