Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль 2021, 16:46

Илнең чын патриоты

Һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш!Илнең чын патриотыКөчле һәм кыю ирләребезнең бәйрәмен билгеләүгә бер айдан азрак вакыт калып бара. Ватанны саклаучылар көне алдыннан без «Мин – Ватан сакчысы!» фотосурәтләр акциясен игълан итәргә булдык. Биредә изге бурычларын бүген үтәүче һәм үтәп кайтучылар, булачак сакчыларыбыз да катнаша ала. Ерак тарихны чагылдырган аклы-каралы фотолар булса да бик яхшы булыр.

Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.


Фотосурәтләр 20 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Алар барысы даhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитебезнең электрон вариантына куелачак. Март башында язма басмабызда да чагылыш табачак.
Фотосурәт һәм кыскача мәгълүматны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллый аласыз.

* * *

«Ватанга хезмәт итү – аны саклау ул, дип уйлыйм. Кулга корал тотып кына түгел, ә үз илеңнең ватанпәрвәре булып, аны яратып, туган җиребез һәрьяклап үсешсен өчен бөтен мөмкинлекләрне башкару ул. Иң мөһиме – илеңнең лаеклы гражданины булу.

Ирләр бәйрәме – 23 февраль алдыннан барлык кушнаренколыларны ихалс котлыйм һәм бетмәс егәрлек, ныклы тазалык һәм барлык башлангычларда уңышлар телим.

Мин әтием – Низаев Азамат Агъдәл улы белән горурланам. Ул – полиция капитаны, иленең һәм кече ватанының патриоты. Гомерен Чакмагыш районының эчке эшләр системасында хезмәт итүгә багышлады. Озак еллар участок полиция уполномоченные булып эшләде. Бүген хаклы ялда. Күпләгән бүлкәләр белән бәһаланды.

Кушнаренкодагы һөнәрдәшләремне шундый матур акцияләр үткәргәннәре өчен рәхмәт!».

* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19.
Читайте нас: