Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 гыйнвар 2021, 12:10

Һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш!

Һәр ир-ат хезмәт итәргә тиеш!


Көчле һәм кыю ирләребезнең бәйрәмен билгеләүгә бер айдан азрак вакыт калып бара. Ватанны саклаучылар көне алдыннан без «Мин – Ватан сакчысы!» фотосурәтләр акциясен игълан итәргә булдык. Биредә изге бурычларын бүген үтәүче һәм үтәп кайтучылар, булачак сакчыларыбыз да катнаша ала. Ерак тарихны чагылдырган аклы-каралы фотолар булса да бик яхшы булыр.
Шулай ук хәрби киемдәге улыгыз яки кызыгызның балалар иртәләрендә төшкән, гаилә архивында сакланучы сурәтләре дә акциядә катнаша ала.

Фотосурәтләр 20 февральгә кадәр кабул ителәчәк. Алар барысы да https://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитебезнең электрон вариантына куелачак. Март башында язма басмабызда да чагылыш табачак.
Фотосурәт һәм кыскача мәгълүматны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка юллый аласыз.
* * *
“Улыбыз Булат Насыйров әлеге вакытта Смоленск өлкәсенең Ельня шәһәрендә инженерлар гаскәрендә хезмәт итә.
Булат 2000 елның 16 августында туды. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Уфа авиация техникумына укырга керде. Аны тәмамлап, армия сафына чакырылды.
Кыска вакыт эчендә хезмәттәшләре белән ышанычлы һәм дустанә мөнәсәбәт урнаштыра алды. Ул даими рәвештә телефоннан шалтыратып тора, хәрби уңышлары белән уртаклаша.

Һәр ир заты армиядә хезмәт итәргә тиеш, бу ил алдында да, үзе алдында да изге бурыч булып тора. Дөресен әйткәндә, аны бик сагынабыз. Без – әти-әнисе, сеңелесе Лиана түземсезлек белән аның исән-сау булып әйләнеп кайтуын көтәбез”.
* * *

Хөрмәтле укучылар! Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. Элемтә өчен телефоныбыз – 8-919-615-74-19

Читайте нас: