Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 гыйнвар 2021, 13:50

Кышкы гаилә уеннары

Сәламәт тормыш рәвеше өченКышкы гаилә уеннары

Халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнделүгә җәлеп итү максатында республикада күп чаралар үткәрелә. «Сәламәт буын – көчле төбәк» проекты кысаларында оештырылган «Кышкы гаилә уеннары» фестивале – шуларның берсе.

Кушнаренко авылының физкультура-савыктыру комплексы территориясендә фестивальнең район этабы үтте. Анда тугыз команда катнашты. Бәйгеләр бик кызыклы үтте, барысы да чәмләнеп җиңүгә омтылды. Гимназия һәм Иске Тукмаклы мәктәбе вәкилләре бик көчлеләр иде. Алар шул тәртиптә икенче һәп өченче урыннарны алды. Ә безнең Шәрип мәктәбе командасы җиңүче дип табылды һәм республика этабында катнашу хокукын яулады.

Бәдретдиновлар гаиләсе узган елда да мәктәп һәм район этапларында җиңгән иде. Былтыр команда составында икенче сыйныф укучысы Нияз чыгыш ясады. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән кырык сигез команда арасында безнекеләр унбишенче урынны алган иде.

Быел фестивальнең республика этабына узган ел тәҗрибәсен исәпкә алып әзерләнделәр. Даими күнекмәләр ясадылар, хоккей мәйданчыгына йөрделәр.

Ниһаять, көтеп алынган көн җитте. Уфа шәһәренең «Динамо» стадионында Башкортстанның шәһәр һәм районнарыннан алтмыш өч команда җыелды. Безнең команданың спорт формасында район исеме һәм символикасы төшерелгән иде. Фестиваль программасы тюбингта узышу, кәшәкә белән туп йөртү һәм буллитлар сугудан торды. Ярышлар кызыклы һәм киеренке үтте.

Бәдретдиновлар командасы мактау пьедесталына күтәрелмәсә дә, чиксез зур уңай хис-тойгылар, кәеф күтәренкелеге алды. Фестивальнең төрле этапларында яуланган бүләкләр, кубок, грамоталар гаиләдә кышкы уеннар турында истәлек булып калды.

Безнең сыйныф Арсланны шундый күләмле чарада катнашуы белән котлады.

Әлфия САЛЬНИКОВА, сыйныф җитәкчесе.

Читайте нас: