Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 гыйнвар 2021, 17:14

Без җиңәргә тиешбез!

Җирле үзидарәБез җиңәргә тиешбез!

Иске Камышлы авылы халкы гражданнар җыенында программада тагын да катнашырга булды. Биләмә башлыгы Рәшит Галиев республикада җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Җыелышта катнашучылар тавыш бирњ юлы белән программага кереп, беренче чиратта хәл итәргә кирәкле көнүзәк мәсьәләне ачыклады. Тәкъдим ителгән ике варианттан Иске Камышлы авылының Больница һәм Елга аръягы урамнарындагы яктырту системасын капиталь ремонтлауга өстенлек бирде.

Гыйнварда йомгаклау җыелышы булып, анда берничә мәсьәлә буенча карар кабул ителде. Башлап йөрүчеләр төркемен сайлауда авылдашлар аеруча активлык күрсәтте. Аның составына депутатлар, актив гражданнар кертелде.

Муниципалитет, халык һәм иганәчеләр кертәчәк акча суммасын тикшергәндә биләмә башлыгы Рәшит Галиев урам яктыртуы проектының бәясе белән таныштырды, биләмә бюджетыннан соралучы субсидиянең унбиш проценты кертеләчәген әйтте.

– Авыл халкы уртак финанслау күләменең кимендә 3-10 процентын кертергә тиеш. Халык өлеше күбрәк булган саен, конкурс сайлап алуында баллар югарырак була. Шуңа күрә һәр йорттан дүрт йөз сум җыярга тәкъдим итәм. Без сайлап алу турын үтәргә һәм җиңәргә тиешбез! – диде ул.

Программага кергәннән соң бүленгән акча калган очракта, аны урам яктыртуын ремонтлауны дәвам итүгә тотынырга булдылар.

Читайте нас: