Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 гыйнвар 2021, 13:00

Яхшы нәтиҗә күрсәттеләр

2021 – Фән һәм технологияләр елыЯхшы нәтиҗә күрсәттеләр

Кушнаренко гимназиясенең 3 «а» сыйныф укучысы Розалина Кудряшова (җитәкчесе Г. Әхмәтшина) беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Аның тикшеренү эше «Борынгы халык кәсепләрен тергезү. Киез» дип аталды.

Шушы ук уку йортының 3 «б» сыйныф укучысы Эмиль Лотфуллин (җитәкчесе Р. Гыйльманова) «Соклангыч үзгәрешләр яки сыр ничек ясала?» темасын тәкъдим итте. Аның эше шулай ук беренче дәрәҗә диплом белән билгеләнде.

Мондый чаралар сәләтле һәм талантлы балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә һәм аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итүгә этәргеч була. Тоташ мәгариф системасы шәхесне үстерүгә, атап әйткәндә, укучыларда фикерләү, алынган мәгълүматны чагыштыру һәм бәһалау осталыгы формалаштыруга йөз тота. Замана балаларының үз фикерләрен яклый һәм исбатлый алуларын да билгеләү урынлы булыр.

Гыйльми эш белән кызыксынган укучыларыбызга иҗади үсеш, яңа казанышлар телибез.

Читайте нас: