-10 °С
Болытлы
Әлшәй районында «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары үтте. Анда җиңү өчен Балтач, Бишбүләк, Благовар, Белорет, Кушнаренко, Чакмагыш, Чишмә һәм Әлшәй районнарыннан унөч-ундүрт яшьлек хоккейчылар көрәште.
Безнең районның «Кристалл» командасы беренче урынны алды һәм февральдә Пермь краенда узачак бөтенроссия ярышларында республика данын яклаячак.
– Мондый яшьләребез булганда районның љметле киләчәгенә шикләнмибез! – диде хакимият башлыгы Руслан Гыйззәтуллин.
Яшь хоккейчыларыбызны лаеклы җиңүләре белән ихлас тәбриклибез һәм яңадан-яңа спорт казанышларына ирешүләрен телибез.
Безнең хәбәрче.