Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 гыйнвар 2021, 15:04

Башкалардан калышмыйбыз

Башкалардан калышмыйбыз

Торак төзелешендә ниләр бар?

2020 елда Башкортстанда "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында, финанслауның барлык чыганаклары хисабына 2,45 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды.

2021 елга 2,3 миллион квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Бу хакта узган ел тармак эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча брифингта Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев хәбәр итте.

Министр ассызыклаганча, бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында тора һәм Русия субъектлары топ-10на керә.

Әгәр Русия буенча уртача алганда торак төзелеше үсеше темплары узган елда 2,3% булса, Башкортстанда бу күрсәткеч 3,3% тәшкил итте.

Фото: Башинформ

Читайте нас: