Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 гыйнвар 2021, 17:12

Егерме беренче гасыр лидеры

Яшьләр тормышыЕгерме беренче гасыр лидеры

Район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт секторы «Яшьтәш» үзәге белән берлектә «Егерме беренче гасыр лидеры» темасына онлайн-фикер алышу оештырды.

Бәхәсләрдә районның яшьләр җәмәгать оешмалары активистлары, күппрофильле һөнәри колледж студентлары, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары катнашты.

«Гаилә» районара үзәк психологы Ирина Хәбибуллина лидер ия булырга тиешле сыйфатлар, аның кешеләрнең теләсә кайсы төркеменә ни өчен кирәк булуы турында сөйләде.

Район Советы депутаты Эльвера Басыйрова хезмәт һәм сәясәт өлкәләрендә ни рәвешле югары нәтиҗәләргә ирешү турында үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардия» бүлекчәсе җитәкчесе Анна Төхвәтуллина яшьләр оешмасының эшчәнлек юнәлешләре белән, ничек итеп яшь гвардиячеләр сафына кереп булу турында таныштырды.

Мәйданчыкка керүчеләр бәхәсләрдә актив катнаштылар һәм спикер белән җанлы онлайн-әңгәмә алып бардылар.

«Егерме беренче гасыр лидерлары» темасы бүген бик тә көнүзәк мәсьәлә, чөнки нәкъ алар җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Безнең һәркайсыбыз лидер булырга сәләтле. Чарада катнашучылар шундый нәтиҗәгә килде.

Юлия РЫЗБАЕВА, яшьләр сәясәте буенча баш белгеч.

Читайте нас: