Яңа көн
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 декабрь 2020, 22:59

Ковид икенче тапкыр да йога аламы?

Ковид икенче тапкыр да йога аламы?

Табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников коронавирус икенче тапкыр йогамы-юкмы дигән сорауга җавап биргән.

Ковид белән авырып савыккан пациентлар арасында әлеге вирусны икенчегә йоктыручылар булса да, бик аз, дигән Мясников.

Инфекциядән котылу махсус тест ярдәмендә ачыклана, тик менә күпмедер вакыттан соң савыккан кешегә яңадан тест ясасаң, ул уңай нәтиҗә күрсәтергә мөмкин. Бу, Мясников сүзләре буенча, аның яңадан ковид эләктерүе хакында сөйләми.

- Биредә шуны әйтү кирәк: күп пациентларда савыкканнан соң да озак вакыт тестлар уңай нәтиҗә күрсәтүен дәвам итә, - ди табиб. - Тик аларда бу вакытта авыру билгеләре күзәтелми. Мондый очраклар кеше яңадан ковид эләктереп сырхаулый башлаган дигән сүз түгел.

Махсус тикшеренүләрдә коронавирус үткәргән 108 кеше катнашты. Савыгып аякка басканнан соң да аларның тестлары уңай булды, тик организмнарында бу вакытта тере вирус табылмады. Алардан беркемгә дә инфекция йокмады.

Фото: zebra-tv.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Kovid-ikenche-tapkir-da-yoga-alami-610054/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: