Яңа көн
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 декабрь 2020, 22:55

Бәйрәмнән соң чыршыны чыгарып ташларга ашыкмагыз!

Бәйрәмнән соң чыршыны чыгарып ташларга ашыкмагыз!

Аның көнкүрештә, организмга файдалы яклары бик күп.

Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, чыршыны чыгарып ташларга ашыкмагыз. Өйнең яме булып утырган бу купшыкайны башка төрле дә кулланып була.
Чыршы ботаклары салып ванна керсәң, арыганлык юкка чыга. Шулай ук ул тынычландыра, йокысызлыктан ярдәм итә. Тире авыруларыннан ярдәм итә, сулыш алу системасы, йөрәк, кан тамырлары авыруларыннан, буыннар сызлаганда файдалы.
Чыршыдан мунча өчен себерке әзерләргә дә мөмкин. Моның өчен себеркене бер сәгать кайнар суда тотыгыз. Бу ысул да югарыда әйтелгән авырулардан ярдәм итә.
Бакчадагы үсемлекләрне чыршы чыбыгы белән капласагыз - язын чүп үләннәреннән һәм корткычлардан интекмәссез. Аеруча җиләк үсентеләре өчен файдалы ул.
Өйдәге гөлләр саргая икән, 3 литрлы банкага чыршы ботаклары салып, өстенә кайнар су коеп, өч көн тотыгыз. Гөлләргә шул суны сипсәгез, алар яшәрер.
Иммунитетны күтәрер өчен бер стакан вакланган чыршы энәләренә 1 литр кайнар су коеп, кайнатып чыгарыгыз. Бер тәүлектән соң эчәргә мөмкин.
Ингаляция өчен бер аш кашыгы вакланган чыршы ботагына 250 миллилитр салкын су салып, төнгелеккә калдырыгыз. Аннары кайнатып ингаляция эшләргә мөмкин. Томау төшкәндә, ютәл булганда, салкын тигәндә кулланыгыз.


Фото: wallbox.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/B-yr-mn-n-so-chirshini-chigarip-tashlarga-ashikmagiz-608334/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: