Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 декабрь 2020, 19:43

Волонтерлар ярдәмгә ашыга

Волонтерлар ярдәмгә ашыга

Тугызынчы ай республикада изоляциядәгеләрнең барысы да ярдәм ала. Өлкән яшьтәге кешеләргә - азык-төлек һәм беренче кирәк-ярак товарлары, авыруларга дарулар китерәләр.

Нефтекамада "Октава" штабы элек тә, пандемиягә кадәр дә булган. Биредә үсмерләр патриотик тәрбия белән шөгыльләнгән, төрле чаралар үткәргән. Волонтерлар штабы нәкъ менә коронавируска каршы тору буенча пандемия башыннан - мартта төзелә. Һәм эш вакытында 5,5 меңнән артык кешегә ярдәм иткән.

"Коронавируслы пациентлар белән аралашу барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәп башкарыла. Хәвефне минимальләштерү өчен продуктлар өчен түләү картага күчерелә. Волонтерлар шулай ук амбулатор дәваланудагы авыруларга бушлай дарулар да илтеп бирә", - ди волонтер Алмаз Сираев.

"Кибетләргә йөрү һәм өлкәннәргә пакетлар тапшыру гына җитми. Кемдер моны тиз эшләргә ярдәм итәргә тиеш. Волонтерларның башлангычы гына аз. Эшкә үз тпләге белән машиналы кешеләр кушыла. Өлешчә матди чыгымнарны алар үз өстенә ала. 2020 елда волонтёр хәрәкәтенең әһәмияте беркайчан да булмаганча үсте", - ди волонтерлар штабы җитәкчесе Элина Бәдретдинова.

Фото: Нефтекама волонтерлар штабы.
Читайте нас: