Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2020, 11:10

Якын һәм кадерлеләр

Беренче тапкыр – беренчегәЯкын һәм кадерлеләр

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.

Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.

Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.

Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

Нәни кеше мәктәп бусагасын атлап керү белән өлкәннәрнең аңа мөнәсәбәте үзгәрә. Әти-әнисе һәм якын туганнары беренче сыйныф укучысына көйсез балага караган кебек түгел, бәлки үзаллы карар кабул итәргә сәләтле шәхес итеп карый башлыйлар. Бала да үзен үсеп киткән кебек, җаваплырак тоя.

Бүген бездә кунакта Илек мәктәбенең зур өмете булган нәни укучылар.

– Быел безнең урта мәктәп биш баланың икенче туган йортына әверелде. Азалия, Айсылу, Лилия, Алсу һәм Нияз белем дөньясына сәяхәткә чыктылар. Аларга төпле белемнәр, үрнәкле тәртип, максатларына ирешүләрен телим. Укучыларымның һәркайсы миңа якын һәм кадерле.

Читайте нас: