Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 ноябрь 2020, 12:00

Шәхес булып үссеннәр

Беренче тапкыр – беренчегәШәхес булып үссеннәр

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.
Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.
Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.
Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

Аларны белем дљньясына сыйныф җитәкчеләре–өч дистә елдан артык стажлы тәҗрибәле педагог Әлфия Сальникова алып бара. Укытучы дәресләрдә төрле алымнар һәм ысуллар куллана, үзенең белемнәрен камилләштерү өстендә даими эшли. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү, хәтерен яхшыртуга аеруча игътибар бирә. Ата-аналар, хезмәттәшләре белән тыгыз элемтә дә эшли.

– Баланың күңеле турында онытырга тиеш түгелбез. Безнең бурыч–аны укырга һәм язарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәтү генә түгел. Укучыларда изгелек, яхшылык, ярдәмчеллек кебек тормышта кирәкле сыйфатлар тәрбияләргә бурычлыбыз. Һәр укучымның чын шәхес булып үсүен телим,–ди Әлфия Сальникова.

Читайте нас: