Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.
* * *
Безнең әниебез Роза Кунафина гүзәл чәчкә кебек. Исеме дә чәчкә бит. Кечкенә чагыбызда безне йоклатканда күпме бишек җырлары җырлады. Уянганда аның җылы карашы, ягымлы елмаю каршы алды. Беркем дә безнең әниебез кебек елмая алмыйдыр!
Ул Кушнаренко авылында соклангыч кешеләр–Нәҗибә һәм Зөфәр Әхмәдиевлар гаиләсендә баш бала булып дөньяга килә. Үрнәкле кыз һәм энесе Рөстәмгә бик яхшы апа булып үсә. Мәктәптә җәмәгать эшләренең уртасында кайный, яхшы укый, бию белән мавыга. Тормышында да тырыш, максатка омтылучан кеше була.
Ул безне, ике кызы Гөлназ һәм Ралинаны, тәрбияләп үстерде. Авырлыкларга карамастан, яхшы белем алуда ярдәмләште. Өлкәнебез Гөлназ күпфункцияле үзәктә операция залы начальнигы, төпчегебез Ралина Уфа шәһәрендә полиция бүлегендә эшлибез.
Әниебез һәрвакыт шат күңелле. Өйнең бизәлешен яңартырга, нинди дә булса кызклы шөгыль белән мәш килергә ярата. Аның һәр көне чагу төсләргә буялган, нурга күмелгән дисәң дә була.
Сөеклебез безнең әхирәтебез дә, терәгебез дә. Бергә җыелганда сөйләшер сүзләребез бетми. Бүген аңа тагын бер тапкыр: «Кадерлебез, без сине бик яратабыз! Син дөньяда иң яхшысы»,–дип әйтәсе килә.
Бер-беребезгә, аеруча әниләребезгә карата йомшаграк һәм игътибарлырак булыйк, иң мөһим сүзләребезне әйтергә соңга калмыйк.
Гөлназ һәм Ралина.