Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 ноябрь 2020, 15:00

Беренче уктучы үрнәгендә

Беренче тапкыр – беренчегәБеренче укытучы үрнәгендә

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.
Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.
Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.
Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

– Әлбәттә, нәниләрне язарга, укырга, санарга өйрәтү өчен зур тырышлык һәм түземлек кирәк. Мин балачактан башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыялландым. Беренче укытучым кебек барысын да белергә, бер сорауны да җавапсыз калдырмаска тырыштым. Хәзер инде утыз еллык стажым бар. Миндә белем алган һәр баланы хәтерлим. Алар үзләре белән күңелемнең бер өлешен алып китә бит. Яңа килгән балалар тагын да зуррак игътибар һәм белем таләп итә, – ди сыйныф җитәкчесе.

Земфира Миңнехан кызы студент чагында ук бу мәктәпкә практикага килә һәм шунда булачак тормыш иптәше белән таныша. «Ел укытучысы» һөнәри осталык конкурсында катнаша, берничә тапкыр район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Нәкъ З. Зарипова кебек педагоглар турында 21 гасыр укытучысы дип әйтергә була.

Читайте нас: