Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2020, 13:13

Саклаучыбыз һәм яклаучыбыз

Рәхмәт сиңа, әни!Саклаучыбыз һәм яклаучыбыз

Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.

Россиядә бәйрәм 1998 елда рәсмиләштерелә, ә аның турындагы беренче тарихи язмалар елъязмаларда ук очрый. Аны һәрвакыт ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгелиләр, димәк, быел әлеге бәйрәм 29 ноябрьгә туры килә.
Кадерле дуслар! Бу уңайдан без гәзит укучыларыбызның әниләре турында язган хатларын «Рәхмәт, әни!» рубрикасында басарга булдык. Әлегә хатлар гәзитебезнең электрон версиясе битләрендә урын табачак. Ә иң кызыклыларын 27 ноябрь көнне чыгачак гәзитебез битләрендә басачакбыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка яки «Рәхмәт, әни!» тамгасы белән[email protected] электрон почтада көтеп калабыз. Хәбәрегезгә, зинһар, фоторәсем беркетергә дә онытмагыз.

* * *

Әниебез Башкортстанның Әбҗәлил районында туып үсә. Булачак әтиебезгә кияүгә чыгып, Кушнаренко районында төпләнәләр һәм гомерләрен мәдәниятне үстерүгә багышлыйлар. Кайчандыр әти-әнием йөргән сукмаклардан, алар үткән баскыч һәм коридорлардан йөрүем белән бәхетлемен. Әнием бүген дә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, «Мизгелләр» халык театры куйган спектакльләрдә рольләрне сокланырлык башкара.

Ул һәрьяклап талантлы. Аның тырышлыгы белән йортыбызда пөхтә һәм җылы, өстәл тулы тәмле ризыклар. Кадерлебез безнең саклаучыбыз һәм яклаучыбыз. Аның янәшәсендә миңа бик рәхәт.

Хәстәрлегең һәм түземлегең, иркәләү-назларың өчен чиксез рәхмәт сиңа, әнием!

Гөлназ ХАННАНОВА.

Кушнаренко авылы.

Читайте нас: