Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2020, 13:09

Мәктәпне сагындык

Беренче тапкыр – беренчегәМәктәпне сагындык

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.

Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.

Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.

Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

Советлар Союзы Герое В.Паширов исемендәге 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең Лилия Хәмидуллина җитәкләгән беренче сыйныфында унике кыз һәм уналты малай белем ала. Морат, Вилдан, Әмирхан, Әминә, Алмаз, Самир, Яна, Данил, Валерия, Галия, Самира, Эллада, Ләйлә, Самира, Фидель, Артур, Чыңгыз, Сабина, Аделина, Даниэль, Альбина, Сафия, Камилә, Әмир, Кәрим, Әмир, Марат һәм Айрат беренче каникулдан соңмәктәпкә килделәр.

– Каникулда күңелле, әлбәттә. Ләкин мәктәпне, дусларыбызны сагындык. Хәзер бит без укучылар инде!–ди балалар.

– Үз эшемне яратам, укытучы булуым белән горурланам. Мәктәптәге эшнең нигезендә балаларга мәхәббәт, үзара аңлашу, укучыларны аңлау һәм аларның эчке дөньясын хөрмәтләү ятарга тиеш. Мин сыйныфымны яратам. Малайлар һәм кызларның да сљюен тоям,–ди Лилия Афраим кызы.

Читайте нас: