Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 ноябрь 2020, 18:00

Белемгә юл

Беренче тапкыр – беренчегәБелемгә юл

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.
Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.
Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.
Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.
Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

– Белемгә юл–шактый катлаулы һәм авыр. Биеклекләрне зур тырышлык салып кына яулап була. Балаларны укытучылар, сыйныфташлары белән бергә үткәргән һәр көннең кадерен белергә чакырам. Чөнки мәктәптә укыган еллар сизелми дә үтә, – ди аларның укытучысы Лүзә Усманова.

Читайте нас: