Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.
* * *
Первушино төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына быел нибары ике бала–Әминә һәм Азамат укырга керде. Алар дуслыкны бәһалый беләләр, өлкәннәргә ихтирам белән карыйлар.
– Мин бала чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Һөнәри белем алганнан соң, туган мәктәбемдә эшли башладым. Хәзер инде кайчандыр үзем белем биргән укучыларымның балаларын укытам. Иң мөһиме–һәр баланың күңеленә салынган иң яхшы сыйфатларны ачыклау һәм үстерү, аның белемнән шатлык кичерүенә, мәктәптән соң тормышта үз урынын табуына ирешү. Тәрбия эшен һәрвакыт әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә алып барам,–ди уналты ел педагогик стажы булган беренче категорияле укытучы Гөлшат Галиева.