Яңа көн
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 ноябрь 2020, 18:08

Белемгә омтылыш күрсәттеләр

Беренче тапкыр – беренчегәБелемгә омтылыш күрсәттеләр

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.

Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.

Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.

Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

Мәктәп тупсасы каршында аларны башлангыч сыйныф укытучысы Флүрә Имаева мөлаем каршылады.

– Минем өчен һәр беренче сыйныф үзенчәлекле. Балаларның барысын да туган көннәреннән үк беләм. Шуңа күрә алар миңа икеләтә кадерле. Беренче сыйныф укучылары беренче уку көнендә ручкаларын сары кәгазьдә әйләндереп алып, рәсем төшерәләр. Алардан бергәләп кояш ясыйбыз. Ул кояш безне мәктәпне тәмамлаганчы җылыта һәм нур сибә. Ә укытучы абруе көндәлек фидакарь хезмәт белән яулана. Малайлар һәм кызларның мине елмаеп каршылаулары, күзләрендә шатлык балкыганын күрү–зур бүләк. Яраткан укытучылары турында язган иншалары, багышлаган шигырьләре күңелне аеруча җылыта. Шуның өчен генә дә укытучы булырга мөмкин, – ди беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе.

Читайте нас: