Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.
* * *
«Рәхмәт, әни, тудырганың өчен,
Төн йокламый мине бакканга.
Сабырлыгың белән күңелемә
Иман орлыклары салганга.
Рәхмәт, әни, дөрес тәрбияңә,
Минем өчен янып-көйгәнгә.
Авызыңнан өзеп, ашамыйча
Соңгы телемеңне биргәнгә.
Рәхмәт, әни, кулларыңны сузып
Бәхет теләп кылган догаңа.
Киңәш-табышыңны кызганмыйча
Фатыйхаңны биреп торганга.
Әни! Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз сүз. Бала авызыннан чыга торган иң беренче сүз ул! Һәр әни үз баласын олыларны ихтирам итәргә, тәрбияле, акыллы, тәртипле булырга өйрәтә, кешелекле булырга өнди. Баласы юлда булса, төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, саклаучы да ул–әни! Бу сүз барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Ана белән бала арасындагы керсез мәхәббәт табигать бар иткән иң бөек хис ул.
Әнинең мәрхәмәтле, шәфкатьле кулларының белмәгәне юктыр бу доньяда. Ана йөрәге–иң тугрылыклы, сизгер йөрәк. Балага булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми-сүрелми. Баласының язышына кагылышлы бер генә нәрсәне дә ана йөрәге ваемсыз үткәрә алмый.
Безне якты доньяга килгән мизгелдән алып, әниләрнең күңел һәм кул җылысы озата бара. Аналар сөенечләреннән кояш кебек балкып торган нарасыен–йөрәк җимешен үчти-үчти итеп, түшәмгә чөя, сабыеның битеннән, маңгаеннан, тәпиеннән үбеп ала.
Уеннан башканы белмәгән сабыйлар да, тормыш кичергән чал чәчле өлкәннәр дә ана назына, аның мөлаем карашына мохтаҗлар. Әнигә мәхәббәтең никадәр тирән булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм яктырак уза.
Әниләр безгә авыр вакытларда булышалар, һәр адымыбыз белән кызыксынып торалар. Без әниләребезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез, аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз.
Минем әнием Раушания Салихҗан кызы да дөньядагы изге күңелле, олы йөрәкле фәрештәләрнең берсе. Ничә яшьтә булсам да, мин аның өчен сабый булып калам. Рәхмәт сиңа әнием!»