Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.
* * *
«Минем кадерле әнием Вера Усманова гомере буена химия һәм биология укытучысы булып эшләде. Бүген дә мәктәпне сагына, элекке укучыларын искә ала. Укучылары да аны онытмыйлар, бәйрәмнәрдә котлау җибәрәләр, үзләре килеп тә хәлен беләләр.
Өлкән яшьтә булуына кармастан, әнием авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Безгә ярдәмче хуҗалык алып баруда ярдәмләшә.
Кадерле әнием! Сиңа барысы-барысы өчен дә бик рәхмәтлемен. Теләгем шул–сәламәт бул һәм озак яшә!»