Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.
* * *
«Минем барысына да: «Бүген эшлисен, иртәгәгә калдырмыйк, алар янына килеп, күзләрнә багып: «Әнием! Сиңа тиңнәр юк. Мин сине шундый яратам», – дияр өчен, чираттагы бәйрәм яки туган көнне көтмик» – дип мөрәҗәгать итәсем килә. Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлырак булыйк. Иң мөһим сүзләрне әйтергә соңга калмыйк.
Әнием – Гөлсем Исәнчурина белән унбиш минутлык ераклыкта яшибез. Көн саен шалтыратып, аның салмак кына тавыш белән көндәлек мәшәкатьләре, видеоэлемтә аша хәбәрләшкән апа-абыйларының яңалыклары, әтименең бакчаның бер өлешенә инде койма тотканы, гөлчәчәкләрне ябарга вакыт җиткәне, яңа рецепт буенча пешергән тәмле пирог һәм башка бик күп төрле хәбәрләр турында тыңлыйм...
Шул вакытта аның тормышында бернинди дә мөһим вакыйгалар булмавы, гадәти агуын аңлыйм. Авыруларын сөйләсә, көяләнә башлыйм, табибка күренергә киңәш итәм. Ә ул баш тарта. Шунда әнием: «Сиңа зарланмыйча, кемгә зарланыйм? » – ди.
Телефон чыбыгы аша яңгыраган аның барлык сүзләре, безнең кем хаклы икәне турындагы мәңгелек бәхәсләребез, үзара үгет-нәсыйхәт – тормыш үзе булуына төшенәм. Бүгенге тормыш, хәзер һәм монда...
Эштән кайтышлый, аякларым үзләреннән-үзе әти-әнием йортына атлата. Монда мине чираттагы пирогны тәмләп карау көтә. Түгәрәк өстәл артында бергәләп чәй эчәбез, мин янә кечкенә кызга әйләнәм...
Әниләрнең кадерен белегез! Чөнки алар исән чакта, без бала булып калабыз. Миллионлаган аналарның һәрберсе үз баласына чын сөю өләшә. Һәм бу хис җаваплы булуы сөендерә. Һәркем үз тормышында бер тапкыр булса да, “Иң яхшы әни – минем әни!” дигәне булгандыр. Бәйрәм алдыннан бу сүзләрне кабатлыйсым килә: «Син, кадерлем, иң яхшысы!”