Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 ноябрь 2020, 13:01

Иң тугры, сизгер һәм яраткан

Рәхмәт, әни!Иң тугры, сизгер һәм яраткан

Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.

Россиядә бәйрәм 1998 елда рәсмиләштерелә, ә аның турындагы беренче тарихи язмалар елъязмаларда ук очрый. Аны һәрвакыт ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгелиләр, димәк, быел әлеге бәйрәм 29 ноябрьгә туры килә.

Кадерле дуслар! Бу уңайдан без гәзит укучыларыбызның әниләре турында язган хатларын «Рәхмәт, әни!» рубрикасында басарга булдык. Әлегә хатлар гәзитебезнең электрон версиясе битләрендә урын табачак. Ә иң кызыклыларын 27 ноябрь көнне чыгачак гәзитебез битләрендә басачакбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка яки «Рәхмәт, әни!» тамгасы белән[email protected] электрон почтада көтеп калабыз. Хәбәрегезгә, зинһар, фоторәсем беркетергә дә онытмагыз.

* * *

“Әни! Барлык телләрдә дә әлеге сүздән ягымлылык, яктылык бөркелә кебек. Дөньядагы их кадерле кешеләренә руслар – мама, матушка, татарлар – әни, әнкәй, украиннар – ненько, кыргызлар – апа дип дәшә. Әниләребез тормышыбыз юлын күзәтеп, яктырта һәм аның мәхәббәте картайганчыга кадәр җылыта.

Хатымда ике гүзәл зат турында язасым килә. Алар – минем әниләрем Хасанова Гүзәл Миргазыян кызы һәм Зәйнетдинова Лина Зәбир кызы. Балалар күкләрдә әти-әнисен үзе сайлый, диләр. Әгәр дә ки, бу шулай икән, мин аларны дөрес сайлаганмын. Алар – искиткеч хатын-кызлар. Без алар алдында никадәр бурычлыбыз. Ана йөрәге белән безгә кайчан авыр, кыен булганны сизеп, ярдәмгә ашыга. Йөрәкләре иң тугры, иң сизгер бит аларның: һичкайчан мәхәббәтләре сүрелми, бернәрсәгә дә битараф кала алмыйлар. Безне хәстәрләп, якыннарыбызны яратырга, хезмәткә өйрәттеләр. Үз мисалларында тормышта чын дуслык һәм тугрылык, лаеклы бәхет булуын дәлилләделәр, һәм боларның барысы да кешеләрне яратканга барлыкка килгәнен төшендерделәр.

Әниләребезнең һәркайсысы үзенчә талантлы. Лина әни яхшы җырлый, Байталлы авылы һәвәскәрләренең их активы, үзешчән сәнгатьтә дә, театр тамашаларында да даими катнаша. Уңайлы, зур йортта яшиләр алар, биредә һәрвакыт кунакларны көтеп якты йөз белән каршы алалар. Йортыбызда тәмле камыр ашлары исе чыга, чөнки ялларда барлык балалар да биредә җыела. Авылда үз хуҗалыгыңнан башка яшәү яшәү түгел. Әниебез дә җәен дистәләгән каз, үрдәк, чебеш үстерегә өлгерә, сыерлар белән дә оста эш итә. Җыеп әйткәндә, алтын куллы.

Әнием – Гүзәл Миргазиян кызы табигатьне бик ярата. Барлык буш вакытын урманда гөмбә, җиләк, шифалы үләннәр җыеп үткәрә. Моның өстенә бакчада гөлләр, яшелчә-җимеш үстерергә әвәс. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр ул – бакчада, биредә бер генә үсентене дә игътибарсыз калдырмый. Әниләребез бар белемен, осталык-күнекмәләрен, тәҗрибәсен безгә тапшыралар. Яраткан әниләребезгә карата зур игътибар белән карыйбыз. Әниләр көне бәйрәме алдыннан аларга исәнлек һәм имин тормыш телибез. Аларның күңелләре шат, йөзләре балкып торсын. Без аларны бик нык яратабыз”.

Читайте нас: