Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 октябрь 2020, 16:00

Тату гаиләбезнең йөрәге

Рәхмәт, әни! Тату гаиләбезнең йөрәге

Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.
Россиядә бәйрәм 1998 елда рәсмиләштерелә, ә аның турындагы беренче тарихи язмалар елъязмаларда ук очрый. Аны һәрвакыт ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгелиләр, димәк, быел әлеге бәйрәм 29 ноябрьгә туры килә.

Кадерле дуслар! Бу уңайдан без гәзит укучыларыбызның әниләре турында язган хатларын «Рәхмәт, әни!» рубрикасында басарга булдык. Әлегә хатлар гәзитебезнең электрон версиясе битләрендә урын табачак. Ә иң кызыклыларын 27 ноябрь көнне чыгачак гәзитебез битләрендә басачакбыз.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка яки «Рәхмәт, әни!» тамгасы белән[email protected] электрон почтада көтеп калабыз. Хәбәрегезгә, зинһар, фоторәсем беркетергә дә онытмагыз.

***

Минем әнием – Мәһәдиева Зөлфирә Әсхәт кызы. Ул гаҗәеп хатын-кыз! Карашымнан ук кәефемне таный белә: борчылумы, әллә, киресенчә, шатланырга сәбәп булуын сизеп тора. Балачагымнан башлап һәрвакыт шулай булды. Ул кечкенә уңышсызлыкларымны кичерергә ярдәм итте, шатлыкларымны уртаклашты. Тугры һәм сизгер йөрәк тә аңарда гына. Ул һәр тибешендә мәхәббәт, сөю һәм наз өләшенә төсле. Ул бернигә битараф кала алмый. Мине хәстәрләп, сиздерми генә яшәү серләренә, яратырга, эшләргә, булганның кадерен белергә өйрәтте.

Авырып ятканда янәшәмдә булды. Төннәр йокламый, теләк тели-тели, догалырын укый-укый, минем савыгуымны көтте. Ә туган көннәремне чын бәйрәмгә әйләндерә белде. Безне узындырмый гына, кулыңнан килгәнчә теләкләребезне үтәргә тырышты. Әниемнең мине нәрсәдән булса да тыйганын, аның тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Беркайчан җәза да бирдәме шикелле. Артык сүзләрсез һәм үгет-нәсыйхәтләрсез генә, үз үрнәгендә, эш-гамәлләре белән тәрбияләде.

Без тыныч үссен өчен күз яшьләрен дә, борчылу-кичерешләрен дә бездән яшерде. Ул һәрвакыт безне, балаларын, уйлап яшәде һәм яши.

Миннән башка әти-әнием апам белән абыемны да сөеп һәм назлап үстерделәр. Мин – иң кечесе. Шуңа да әти-әнием ягыннан да, туганнарым ягыннан да ярату һәм игътибар-хәстәрлек миңа күбрәк өләшенде кебек. Аларның ныклы җилкәсен һәм ярдәмен әле дә сизеп-тоеп яшим.

Бүген һәрберебез насыйп ярларыбыз белән үз гаиләләребез белән яшибез. Әниебезнең дәрәҗәсе артты – хәзер инде ул алты оныклы һәм бер оныкачлы картәни!

Нәкъ әле, ана булу бәхетен татып карагач, әниемнең миңа никадәр кадерле булуына, аның сөюе иң кыйммәтле, бәһасыз байлыгым булуына төшендем. Нинди кеше булып җитешкәнмен – бары да аның хезмәте, аның өзлексез хәстәрлеге җимеше. Гомер биреп кенә калмыйча, язмыш сукмагын безгә, балаларына, багышлап сызган әниебезгә чиксез рәхмәтлебез.

Үткәннәрдә безнең хакка изгелек-игелек кылганың өчен рәхмәт сиңа. Бүген дә, безне генә түгел, оныкларыңны да курчалап, ярдәм итеп яшисең. Сине Аналар көне белән ихлас котлыйм! Сиңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күңел тынычлыгы белән яшәргә насыйп итсен. Гаилә учагыбызны озын-озак еллар саклавыңны телим, чөнки син – безнең тату гаиләбезнең йөрәге!”

Гөлнара СОЛТАНОВА.

Читайте нас: