Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 октябрь 2020, 16:11

Кызыксынучан, шаян һәм шуклар

Беренче тапкыр – беренчегә Кызыксынучан, шаян һәм шуклар

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.
Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.
Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.
Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.
...
Нәсимә ханым үзе кечкенәдән укытучы булырга хыялланган. Хыялы тормышка аша. Менә утыз өч ел ул мәктәп тормышыннан аерылганы юк.
Беренчегә быел алты кыз – Амалия, Валерия, Дина, Илнара, Карина, Энҗе һәм ундүрт малай – Алмаз, Арслан, Аскәр, Данис, Даниель, Динар, Динияр, Илназ, Илназ, Илнар, Реналь, Ринат, Эльвир, Эльмир төште.
–Серле мәктәп дөньясына килеп кенә кергән нәни укучыларның укытучылары булуыма шатмын. Кызыксынучан балалар укытучы апаларыннан үзләренә кызык булган, яңа, хәтта әкияти тоелган белемнәр көтә. Алар шундый төрле-төрле, нинди икәннәрен билгеләү өчен бер сүз белән генә әйтеп тә булмый. Сыйныфыбызда малайлар күп, алар бик кызыксынучан, шаян һәм шуклар. Кыска вакыт эчендә укучыларым бер тату коллектив булып оешырга өлгерде.
Гадәти булмаган озын көзге каникуллар игълан иттеләр. Шуңа да укучыларымны сагынырга да өлгердем. 5 ноябрьдә кабат мәктәбебездә җыелырбыз дип өметләнәм, – ди Нәсимә Зөфәр кызы.
* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз, ата-аналар, укытучылар! Сездән фоторәсемнәр көтеп калабыз. Аларны 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка юллагыз.

Читайте нас: