Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 октябрь 2020, 13:23

Хыяллар чынга ашсын ...

Беренче тапкыр – беренчегәҺәрберсенең бишлегә укырга нияте бар!

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.

Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.

Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.

Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

–ныгытып танышканчы, берникадәр авырлыклар булды. бергә үсәбез, өйрәнәбез, укыйбыз. Алар барысы да уч төбендәгедәй. Уку белән берсенең дә кыенлыклар тумас дип ышанам. Укучыларым акыллылар, тырышлар. Уртак тел таптык дисщм ялгыш булмас, беренче көннән үк балалр үзара дуслашырга өлгерде. Сыйныфыбыз бердәм, тату һәм көчле булыр дип уйлыйм, – ди Гөлнара Минеәхмәт кызы.

* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз, ата-аналар, укытучылар! Сездән фоторәсемнәр көтеп калабыз. Аларны 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка юллагыз.

Читайте нас: