Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 октябрь 2020, 13:33

Һәрберсенең бишлегә укырга нияте бар!

Беренче тапкыр – беренчегә Һәрберсенең бишлегә укырга нияте бар! Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз. Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.

Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.

Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.

Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

Беренчеләр турындагы язмаларыбызны гимназия укучылары дәвам итә. 1в сыйныфы парталары артына быел Дмитрий, Аделина, Замир, Элина, Аиша, Салават, Элина, Аделина, Камилла, Аскар, Полина, Алан, Элина, Айлина, Артур, Азалия, Армен, Даниэль, Адель, Илдар, Рәсүл, Арина, Акоб һәм Данил утырды. Филзә Мөхәммәтҗанова (сыйныф җитәкчесе) алдагы дүрт ел эчендә мәктәптәге әниләре булачак.

–Беренче көннән алып балалар белән уртак тел таптык. Беренчеләрем әлеге кебек үк тырыш булырлар дип өметләнәм. Күбесе аларның тик яхшы билгеләренә генә уку турында хыяллана һәм шулай булачагына шикләре юк. Әледән үк матур яза һәм укый беләләр, биергә һәм рәсем төшерергә яраталар, җәнлекләрне дә үз итәләр, – ди укытучылары.

–Мәктәп турында моңа кадәр күп сөйләсәләр дә, беренче көннәрне бик нык дулкынландык. Хәзер өйрәндек инде, ял көннәрендә сагынырга да өлгерәбез, – диләр беренчеләр үзләре.

1”в”га барысы да сайланып җыелганнармени: биредә һәммәсе дә тату, актив, шаян, изге күңелле һәм кызыксынучан балалар. Сыйныф җитәкчеләре хәтта берсен-берсе бүлеп бирелгән сорауларга җавап та бирергә дә өлгерми.

Читайте нас: