Без сезнең мәңге яшь булып калучы йөрәгегезгә, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз – зирәклек, тормыш тәҗрибәгез белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяжга әверелсен иде.
Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, озын гомер телибез!