Фатир сатып алганда яки аны арендага биргән очракта өч төймәгә басып кына деклорация тутырып була. Аны салым түләүченең Шәхси кабинетындагы кыска сценарийлар ярдәмендә эшләргә мөмкин.
Аның өчен тиешле вәзгыятьне генә сайларга, кыскача сорау алу үтәргә һәм декларация, шул исәптән салым тотып калу турындагы документ, әзер. Әлегә кулланучыларга җиде төр сценарий бар: күчемсез милек сатып алу яки аны сату, торакны арендага бирү, инвестицияләү һәм хәйриячелек өчен взнослар, дәвалану һәм уку өчен түләүләр.
Фунциональ мөмкинлекләр һәм «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интерфейсы белән сынап карау версиясендә танышырга була. Атап әйткәндә, «Керемнәр» («Доходы») бүлеге өстәлде. Хәзер биредә эш бирүче һәм башка салым агентыннан алынган 2-НДФЛ керемнәре, иминият взнослары буенча исәпләүләр, шулай ук оешма табышына салым буенча декларациядән дивидендлар турында мәгълүмат тупланды.