-6 °С
Болытлы
Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән эшкуарлык сәгатендә Иске Кормаш авыл биләмәсе территориясендә урта рус токымлы бал корты күчләрен үрчетү турында тагын бер кызыклы яңа проект каралды.
Планлаштырылган инвестиция күләме 1 миллион сум тәшкил итәчәк.
Әлеге вакытка җир участогы сайланылган, аны арендага алу буенча килешү төзү эшләре алып барыла. Биредә җиде эш урыны булачагы күздә тотыла.
Киңәшмә барышында Руслан Ринат улы җаваплы затларга килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә тәкъдим итте.