Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 август 2020, 18:16

Уттай яна тәлгәше, чәчәк ата миләше...

Табигать могҗизасыУттай яна тәлгәше, чәчәк ата миләше...

Сезнең август аенда миләш чәчәкләре күргәнегез бармы? Райондашыбыз Фәридә Мукимова бу гаҗәеп хәлгә таруы хакында сөйли.

–Гомерем эчендә тәү тапкыр күрүем: августта тәлгәш-тәлгәш миләш янында ап-ак хуш исле чәчәкләр ачылган!– ди ул.

Миләшне кабат чәчәк атуга нәрсә этәрә? Моңа, кызганычка, әлегә җавап табылганы юк.

Элек-электән миләш агачы көчле һәм ышанычылы саклагыч дип саналган. Хәтта җимеше дә аның үзенчәлекле: тышкы ягыннан игътибар белән караганда ул йолдызны хәтерләтә. Ә мәҗүсилектә йолдыз төп һәм мөһим символларның берсе – яклау-саклау символы булган. Мөгаен, шуңа күрә дә миләш турында явыз көчләрдән, бозымнан, чирдән сакларга сәләтле агач диләр. Халыкта аны, нигезне саклаучы буларак, йорт янына утыртырга кирәк дигән ышану да яши һәм бу күп халыкларда күзәтелә.

Миләшкә никадәр могҗизаи үзенчәлекләр бирсәләр дә, йорт янында кызыл янып утырган миләш агачларын күрү кәефне күтәрә. Бу матурлыкны нибары күрә белергә кирәк. Бәлки елына ике тапкыр чәчәк аттырып, табигать безнең игътибарны җәлеп итәдер, әйләнә-тирәне безнең үзебездән сакларга вакыт җиткәнен кисәтәдер.

Җиребез хакына кешелек берни эшләми дип әйтеп булмый. Ләкин безнең һәрберебез булдыралганча бу эшкә үз өлешен кертергә тиеш. Чөнки табигать – кешелек дөньясына бирелгән төп байлык.

Читайте нас: