Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 август 2020, 12:01

Спорт һәркем өчен мөһим

Сәламәт яшәү рәвешеСпорт һәркем өчен мөһим

Эссе һәм кояшлы җомга көнендә «Сәламәтлек» физкультура-савыктыру комплексы янында Бөтенроссия Физкультурачылар көненә багышланган чара узды. Бу бәйрәмне кушнаренклылар ел саен көтеп ала. Быелгы ел да искәрмә булмады. Бәйрәм үткәрү мәйданында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы барлык хәвефсезлек чаралары үтәлде.

Бу бәйрәм тик спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләр өчен генә дигән фикер туарга мөмкин. Әмма ул төптән ялгыш фараз. Аны гади спортчылар, тренерлар, аларның дуслары һәм туганнары да, һичшиксез, билгелиләр.

Җыелучыларга яшьләр сәясәте һәм спорт секторы мөдире Вадим Костромин һәм комплекс директоры Ринат Хаматдинов җылы сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Чарада районның гомуми белем бирү учреждениеләренең бер төркем иң яхшы тренерлары, спортчылары, физик культура укытучылары бүләкләнде. Башкортстан Республикасында физик культура һәм спорт тармагын үстерүгә керткән шәхси өлешләре, спортта ирешелгән уңышлары өчен, аларга Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, муниципаль район хакимияте һәм муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт секторының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Нәкъ менә шушы кешеләр үз үрнәгендә сәламәт яшәү рәвеше алып барыргаһәм сәламәт киләчәк буын үстерергә өндиләр.

– Спортның тормышыбыздагы әһәмиятен бәяләп бетерүе кыен. Бу бәйрәм көне спортны яратучы кешеләрне, аның якыннарын җенесенә һәм яшенә карамастан берләштерә, – диләр бүләкләнүчеләр үзләре.

Тантаналы бүләкләү район мәдәният йорты артистларының концерт номерлары белән чиратлашып барды.

Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үтте: һәркем күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алды, чарадан зур канәгатьлек белән таралышты.

Читайте нас: