Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын өйдән чыкмыйча гына расларга мөмкин.
Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен дистанцион рәвештә – www.pfrf.ru саты аша яки www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта алырга мөмкин. Электрон хезмәтләрдән файдалану өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында расланган хисап язмасы булдыру кирәк. Шул ук вакытта язылуны шәхсән яки дистанцион рәвештә расларга мөмкин:
Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә ничек теркәлергә, хисап язмасын ничек һәм кайда расларга икәнлеге турында мәгълүмат https://www.gosuslugi.ru/help/faq/c-1 турыдан-туры порталның үзендә урнаштырылган.
Агымдагы елның 1 октябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында өч яшькә кадәр һәм өч яшьтән алып уналты яшькә кадәрге балалар өчен түләү алу өчен гариза бирергә мөмкин.
Пенсия фонды матбугат хезмәте.