Торак-коммуналь хезмәтләр өчен айлык акчалата компенсация түләүнең яңа тәртибенә күчү турында язган идек инде.
Айлык акчалата компенсация (ААК) рәвешендә социаль түләүне гражданнарның аерым льготалы категорияләре ала. Алар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар; инвалид һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, радиация йогынтысына дучар булган гражданнар, хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, күпбалалы гаиләләр.
ААК күләме быелның 1 июленнән һәр граждан өчен индивидуаль һәм түбәндәгеләрдән чыгып биреләчәк: ташламалы гражданнар категориясенә; торак фонды төренә; йортта теркәлүче кешеләр санына; торак бинасының мәйданына; коммуналь хезмәтләрне исәпкә алу приборлары булу (булмау)га; торакның төзеклек дәрәҗәсенә; хезмәт күрсәтүләрдән файдалану күләменә. Әмма гражданнарның тиешле категориясе өчен Россия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы закон актларында билгеләнгән хезмәт күрсәтү нормативлары күләменнән артык түгел.
ААК алучы гражданнарга торакны карап тоту һәм коммуналь хезмәтләр буенча факттагы чыгымнар турында мәгълүмат бирү зарурлыгы юк. Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ресурс белән тәэмин итүче оешмалардан алынган мәгълүматлар нигезендә, ай саен ААК күләмен, гражданның ташламалы категориясен исәпкә алып, билгелиячәк. Льготасы булганнар июль ае өчен торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне (фактта исәпләнгән суммалардан чыгып) сентябрь аенда алачаклар. Август аеныкы - октябрьдә һ. б.
Әмма ташламалардан файдаланучы аерым категорияләргә торак шартларын билгеләү, шулай ук ташламалы зат белән бергә яшәүче гаилә әгъзалары турындагы мәгълүматларны төгәлләштерү максатында, өстәмә белешмәләр бирү турында запрос җибәрелергә мөмкин. Аларга бу хакта, тапшырылырга тиешле документлар исемлеген күрсәтеп, хәбәр ителәчәк.
Шунысы мөһим: ААК ташламадан файдаланучыларның тораклары һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлары булмаганда гына биреләчәк.
ААК исәпләүгә бәйле сораулар булса, 8(34787) 30587 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Р. ГАТАУЛЛИН,
Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча филиалы директоры.