Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2020, 12:19

СНИЛС алудагы үзгәрешләр

Пенсия фондындаСНИЛС алудагы үзгәрешләр

Быелның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.

Пенсия фондының мәгълүмат сайтында бала туу хакында ЗАГС реестрыннан хәбәр кергәч, баланың шәхси счетының индивидуаль номеры автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм әнинең дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Әлеге хезмәт дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән ата- аналарга гына күрсәтелә. Электрон почта яки СМС хәбәр аша СНИЛС рәсмиләштерү хакындагы мәгълүматны оператив рәвештә алу өчен шәхси кабинетта тиешле көйләү рәвешен сайларга кирәк.

15 июльдә эшли башлаган сервисның беренче көнендә үк Дәүләт хезмәтләре порталыныда теркәлгән әниләрнең Шәхси кабинетларына бөтен Россия буенча 5300 баланың СНИЛСы турында мәгълүмат килгән.

Уллыкка бала алган гаиләләр өчен СНИЛС алу тәртибе үзгәрешсез кала, чөнки кирәкле мәгълүматларны уллыкка бала алучылар бары тик үзләре генә тапшыра.

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү турында http://www.gosuslugi.ru/help/faq/c-1/1 сылтамасы аша белеп була.

Читайте нас: