Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 июль 2020, 12:20

Инвестпроектлар каралды

Эшкуарлык сәгатеИнвестпроектлар каралды

Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән чираттагы эшкуарлык сәгатендә өч инвестиция проекты каралды.

Урындагы эшкуар ханым район башлыгына эшләп килүче зоокибетне киңәйтүдә ярдәм сорады. Үзара киңәшләшү барышында аңа ике вариант тәкъдим ителде – төзелеш өчен җир бүлү һәм стационар булмаган сәүдә объекты урнаштыру.

«Туган Як» җәмгыяте Бакай авыл биләмәсе җирлегенә караган Югары Сәет авылы янәшәсендәге күлне арендага алып, балыкчылык хуҗалыгы төзегән. 2019 елның апреленнән башлап биредәге яр буйлары чүп-чардан тазартылган, водолаз тикшерүе һәм сулык төбен чистарту эшләре башкарылган. Күлгә өч тонна карп, бер тонна ак амур һәм толстолобик маймычлары җибәрелгән. Бүген биредә якынча 50 тонна товарлы балык исәпләнелә. Моннан тыш, ял итү зоналары да оештырылган. Керү юлларын яхшыртасы, авария хәлендәге Чермәсән елгасы аша булган күпер мәсьәләсен хәл итергә кирәк. Проектны тәкъдим итүче муниципаль район хакимиятенә Балыкчылык буенча федераль программага керү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

“Яшел түтәл” компаниясе ябык су системасын кулланып мәрсин токымлы товар балыгы үстерү проектын тәкъдим итте. Ел әйләнәсендә балык үрчетү, аны эшкәртү һәм сату – проектның ахыргы максаты. Урнашу урыны – Иске Камышлы авыл биләмәсе.

Хакимияте башлыгы Р. Гыйзатуллин инвестпроектларга янә бер тапкыр кире кайтырга һәм тормышка ашыру барышы турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Фото: А.Десяткин.

Читайте нас: